Хыялым чынга ашсын иде...

Мин, Кәримова (Шәехова) Алинә Халит кызы, Башкортостан Республикасының Илеш районы Базытамак авылында 1994 нче елның 18 июлендә дөньяга килдем. Язмыш җилләре мине Татарстанга алып килә. Бүгенге көндә Казан шәһәренең 23 нче лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. 

Укытучы булу - миңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән, бер караганда, иң матур, серле, тылсымлы, шул ук вакытта бик авыр, җаваплы, җитди бүләк.Кечкенә вакытта ук үземнең йомшак уенчыкларымны тезеп, аларга дәрес укыттым. Күршем, дустым Энҗе белән дә еш кына "мәктәпле" уйный идек. Көндәлеккә билге белән имзаны кую - иң "тәмле" чакларның берсе. Эх, ул вакытларны якты хисләр белән генә искә аласы калды...

Туган телемә, әдәбиятка мәхәббәт уятучы кеше - Илмера Галиәкрам кызы Ахунова. Ул - минем өчен чын мәгънәсендә Укытучы, безгә татар теле һәм әдәбиятыннан төпле белем бирде, кеше булырга өйрәтте, икенче "әни"ебез булды. Мин һәрвакыт аңа рәхмәтле, һәм бүген дә аның киңәшләренә таянып яшим. 

Укытучы - илебезнең булачак кыз-улларын тәрбияләүче кеше. Туган ягыбызның киләчәге - аларның кулларда. Белемле, гадел, изге күңелле, ярдәмчел, кыю, туган ягын яратучы, әти-әниләргә, өлкәннәргә, кечеләргә хөрмәт белән караучы, үз юлын таба алучы шәхесләр тәрбияләү, үстерү - минем хыялым. Хыялым чынга ашсын өчен, мин бар көчемне куеп, намус белән алга барачакмын!

Магистерлык диссертациясе

Теманың актуальлеге. Бүгенге көндә без үзгәрешләр чорында яшибез. Җир шарының төрле өлкәләрендә барган үзгәрешләр безнең тормышыбызга көннән-көн ныграк тәэсир итә бара. Җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.

Проектная работа "Игровые технологии"

· Актуальность проекта

На основе проведенного анализа можно сформулировать существующую профессиональную проблему - отсутствие системы работы по использованию игровых технологий и низкий уровень мотивации обучающихся к изучению татарского языка.

И актуальностьмоей работы в Республике Татарстан состоит именно в том, что учебно-методическое пособие «Использование игровых технологий на уроке татарского языка в начальных классах» развивает творческую активность и интерес у обучающихся к татарскому языку.

Фәнни эшләрем

Мәкалә "Алмашлыкларны өйрәнү тарихы"

Алмашлыклар, аерым бер төркем сүзләр җыелмасы буларак, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башларында өйрәнелә башлый. Аларны өйрәнүдә К.Насыйри, Г.Алпаров, Ш.Иманаев, Г.Тәүфикъ, Г.Нугайбәк, М.Корбангали, Х.Габделбәдигъ һ.б. зур өлеш керткәннәр. ХХ гасыр башы - татар мәгърифәтенең олы юлга чыгу вакыты. Бу чор - татар мәдрәсәләренең заманга җайлашу чоры, дөньяви мәктәпләрнең оешып эшләү, аларда татар теле укытыла башлаган чор.

Мәкалә "Алмашлыкларны чагыштырып өйрәнү"

Рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү үзенең тамырлары белән XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башына барып тоташа. Иң беренчеләрдән булып И.Гигановның "Татар теле грамматикасы" (1801), А.Троянскийның "Кыскача татар грамматикасы" (1814), М.Ивановның "Татар грамматикасы" (1842) хезмәтләрен атарга мөмкин. Рус һәм татар телләренең чагыштырмача грамматикасын төзүчеләрдән беренче булып Каюм Насыйри тора.  

Мәкалә "Заманча технологияләргә нигезләнеп, алмашлыкларны өйрәтү"

Соңгы елларда җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да игътибарсыз калдырмады. Ул бөтен дөнья күләмендә белем бирү үсеше юнәлешләрен исәпкә алып үзгәрергә мәҗбүр. Димәк, уку-укыту процессы заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Моның өчен, укучыга карата булган мөнәсәбәт белән бергә, укытуның эчтәлеген дә үзгәртергә кирәк. Белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек...

Һади Такташ шигъриятендә символизм

Һади Такташның әсәрләре мине тойгысыз, хиссез калдыра алмый. Чөнки бу шагыйрь таланты көчле, ул укучыларны әсир итә. "Шагыйрь кем ул?" дигән сорауга Такташ болай ди: "Миллионнарның йөрәк хисен җыеп йөрүче, туып та әле исем бирелмәгән хисләренә исем бирүче", - дип язган. Такташ үзе чыннан да шагыйрь, чөнки ул дөньяга яңа күзлектән, Такташ күзлегеннән, карап, тормышның, кешеләр яшәешенең серләрен ачыклый, аңлата, исем бирә. 

Теләк фигыль

Галимнәр билгеләгәнчә, һәрбер телдә диярлек формалашып җиткән, ягъни грамматик категория таләпләренә тулысынча җавап бирә торган тел күренешләре белән бергә, охшаш грамматик мәгънә белдерә торган, әмма морфологик яктан әле сүзформа буларак тулысынча калыплашмаган тел чаралары да була. Боларга һәртөрле аналитик форма һәм аналитик төзелмәләр белән бергә, тел ярусларының төрле өлкәләренә караган (лексик, синтаксик) тел берәмлекләре керә.                     

Кәримова Алинә 
Все права защищены 2021
Создано с помощью Webnode
Создайте свой сайт бесплатно! Этот сайт сделан с помощью «Webnode». Создайте свой собственный сайт бесплатно уже сегодня! Начать