Эш тәҗрибәсеннән
 

      Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре

1 сыйныф. Әдәби уку. Шүрәле
1 сыйныф. Әдәби уку. Шүрәле

Максатлар:

  • "Мактанчык Каз", "Кола Ат" әкиятләрен искә төшерү;
  • "Шүрәле"нең эчтәлеген аңлап баруны тәэмин итәрлек тизлектә укуга күнектерү;
  • әсәрнең әкият икәнлегенә дәлилләр китерү.
  • · Бурычлар:

    • Әкиятләр турында сөйләшеп, әңгәмә кору;
    • "Мактанчык Каз", "Кола Ат" әкиятләрен искә төшерү;


2 сыйныф. Дүрт аяклы дусларыбыз
2 сыйныф. Дүрт аяклы дусларыбыз

Тема: Дүрт аяклы дусларыбыз.

Максатлар:

  • Йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен, аларның билгеләре, кайда яшәүләре, нәрсә яратулары белән таныштыру.
  • Сүзләрне, җөмләләрне дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.
  • Балаларда хайваннарга карата игътибарлылыкны арттыру, мәхәббәт тәрбияләү.
2 сыйныф. Рус төркеме. Татар теле
2 сыйныф. Рус төркеме. Татар теле

Дәрес планы

Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

· - Яхшы малайлар, матур кыәлар, басыгыз!

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, укытучы апа!
  • Хәлләрегез ничек?
  • Яхшы, рәхмәт! Сезнең хәлләрегез ничек?
  • Әйбәт, рәхмәт!
  • Утырыгыз, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз!
3 сыйныф (рус төркеме). Кафеда
3 сыйныф (рус төркеме). Кафеда

Тема: Кафеда.

Максат: кафе темасына караган сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Бурычлар: - темага караган сүзләрне белү һәм актив куллану;

  • сорауларга җавап бирергә өйрәнү,
  • бирелгән күнекмә аша сөйләшү;
  • төрле рольләргә кереп уйнау;
  • татар сөйләмен аңлап, дөрес җавапны сайлау;
  • төркемдәшләреңне тыңларга өйрәнү;
  • иҗади фикерләү.
4 сыйныф. Сыйфат дәрәҗәләре
4 сыйныф. Сыйфат дәрәҗәләре

Дәрес эшкәртмәсе

· Дәрес максатлары:

  • фәнни максат - сыйфатның дәрәҗәләрен өйрәтү;
  • коммуникатив максат - тормыш-көнкүрештә, үзара аралашуда сыйфатларны дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү;
  • тәрбияви максат - "Кеше нинди булырга тиеш?" дигән әңгәмә үткәреп, укучыларда матур сыйфатлар тәрбияләү.

· Бурычлар:

  • өй эшен тикшерү;
  • сыйфатның дәрәҗәләр белән төрләнүен аңлату
4 сыйныф. Татарстан - минем Ватаным
4 сыйныф. Татарстан - минем Ватаным

· Дәрес максатлары:

  • фәнни максат - "Татарстан - минем Ватаным" темасын кабатлау, ныгыту;
  • коммуникатив максат - үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;
  • тәрбияви максат - туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, аңа карата горурлык хисе тәрбияләү.

· Бурычлар:

  • өй эшен тикшерү;
  • Татарстан турында белемнәрне искә төшерү;
4 сыйныф. Тартым
4 сыйныф. Тартым

· Дәрес максатлары:

  • фәнни максат - тартым кушымчаларын кабатлау;
  • коммуникатив максат - тормыш-көнкүрештә, үзара аралашуда тартым кушымчаларын дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү;
  • тәрбияви максат - төркемнәрдә, парларда эшләп, укучыларда бер-берсенә карата хөрмәт, сыйныфташыңны аңлый, тыңлый белү, үз фикерләрең белән уртаклаша белү кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

· Бурычлар:

  • өй эшен тикшерү;
  • тартым кушымчаларын искә төшерү;
  • парларда теманы күнегүләр, биремнәр өстендә эшләп ныгыту;
  • төркемнәрдә текст өстендә эшләү, әңгәмә оештыру.
5 сыйныф. Муса Җәлил "Сагыну"
5 сыйныф. Муса Җәлил "Сагыну"

Тема: Мин сине шундый сагындым...

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет - балаларга Муса Җәлилнең патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын тарих белән бәйләп аңлату.

Предмет - Муса Җәлилнең "Сагыну" шигырен өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы - азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 19 - 20 битләр), эш дәфтәре (21 нче бит), Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация.

5 сыйныф. Сингармонизм
5 сыйныф. Сингармонизм

Тема: сузыклар гармониясе (сингармонизм).

Дәреснең максатлары( фәнни, коммуникатив, тәрбияви):

Фәнни максат: сузыклар гармониясе турында гомуми төшенчә бирү.

Коммуникатив максат: үз туган телеңдә авазларны дөрес әйтеп, кирәкле кушымчаларны гына кулланып, фикереңне җиткерә белү.

Тәрбияви максат: сыйныфташларыңны хөрмәт итеп, аларның фикерләрен тыңлый белү;"Сертотмас үрдәк" мультфильмы буенча тәрбия турында сөйләшү.

Бурычлар:

  • өй эшен тикшерү;
  • яңа теманы аңлау;
  • теманы күнекмәләр өстендә эшләп ныгыту;
  • "Сертотмас үрдәк" мультфильмы, бирелгән рәсем буенча биремнәр үтәү, әңгәмә уздыру.
6 сыйныф. Сыйфат дәрәҗәләре
6 сыйныф. Сыйфат дәрәҗәләре

Дәрес эшкәртмәсе

· Дәрес максатлары:

  • фәнни максат - сыйфатның дәрәҗәләрен өйрәтү;
  • коммуникатив максат - тормыш-көнкүрештә, үзара аралашуда сыйфатларны дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү;
  • тәрбияви максат - "Кеше нинди булырга тиеш?" дигән әңгәмә үткәреп, укучыларда матур сыйфатлар тәрбияләү.

· Бурычлар:

  • өй эшен тикшерү;
  • сыйфатның дәрәҗәләр белән төрләнүен аңлату;
  • яңа теманы мисаллар белән ныгыту;
  • "Укучы нинди булырга тиеш?" дигән әңгәмәне оештыру.
6 сыйныф. Рөстәм Яхин
6 сыйныф. Рөстәм Яхин

· Максатлар:

· Азат Аббасов турындагы материалны искә төшерү;

· Рөстәм Яхин турында мәгълүмат бирү;

· Балаларда музыка сәнгатенә карата кызыксыну тәрбияләү.

II. Бурычлар:

· Җырлар турында сөйләшеп, әңгәмә кору;

· Азат Аббасовның тормыш юлы һәм эшчәнлеген искә төшерү;

· Азат Аббасов башкаруындагы җырларны тыңлап, фикерләр белән уртаклашу;

· Рөстәм Яхин белән танышу;

· Композиторның берничә иҗат җимешен тыңлау.


8 сыйныф. Табигать һәм без
8 сыйныф. Табигать һәм без

Татар теле дәресенең технологик картасы

Сыйныф: 8 Б

Дәрес темасы: Табигать һәм без

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне камилләштерү һәм ныгыту дәресе

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:

  • Табигать һәм без темасы эчендә лексик белемнәрне киңәйтү
  • Өйрәнгән материалны яңа вәзгыятьтә иҗади куллану күнекмәләрен үстерү

Фикерләү сәләтен үстерү максаты:

  • Экология өлкәсендә укучыларның белемен киңәйтү
  • Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру
  • Сөйләм эшчәнлегенең белем һәм күнекмәләрен үстерү
  • Укучыларның логик фикерләү сәләтен, аралашу күнекмәләрен камилләштерү, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү
Сораулар: Чыңгыз Айтматов "Анам кыры"
Сораулар: Чыңгыз Айтматов "Анам кыры"

Вопросы по биографии

  • Кем ул Чыңгыз Айтматов? ______________________________________
  • Ул кайда укый? _______________________________________________
  • Ч.Айтматовның нинди әсәрләре театр сәхнәсендә уйнала? _____________________________________________________________
  • Аның әсәрләре ничә телгә тәрҗемә ителә? _________________________
  • Ч.Айтматов ничә ел яшәгән? ____________________________________

Вопросы по произведению "Анам кыры"

  • Әсәр нәрсә турында? _____________________________________
9 сыйныф. Иярчен вакыт җөмлә
9 сыйныф. Иярчен вакыт җөмлә

Дәреснең темасы: "Иярчен вакыт җөмлә"

· Дәреснең максатлары:

  • коммуникатив максат: укучыларның парларда эшләп, уйлау, үз фикереңне җиткерә белү сәләтләрен үстерү;
  • фәнни максат: иярченле кушма җөмлә турында төшенчә бирүне дәвам итү; иярчен хәл җөмләләр, аларның төрләре турында төшенчә бирү; иярчен вакыт җөмлә һәм аның синтетик, аналитик төрләре турында төшенчә бирү;
  • тәрбияви максат: проблеманы бергәләп хәл итүгә омтылыш, бердәмлек, дуслык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

· Дәреснең бурычлары:

  • бәйләүче чаралар нигезендә иярчен вакыт җөмләләрне танырга өйрәтү;
11 сыйныф. Белем һәм тормыш
11 сыйныф. Белем һәм тормыш

Дәрес темасы: Белем һәм тормыш.

Оештыру этабы (1 слайд)

Укытучы: Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Хәлләрегез ничек? Җәйге ялларыгыз ничек үтте? ...

Сезне яңа уку елы белән котлыйм! Поздравляю вас с новым учебным годом. Бу уку елы сезнең өчен бер яктан шатлыклы, чөнки сез мәктәпне тәмамлыйсыз һәм үзегез өчен яңа кызыклы юл сайлыйсыз. Этот учебный год для вас, с одной стороны, радостный, потому что вы заканчиваете школу и выбираете для себя новый интересный путь.

Ә икенче яктан бераз моңсу, чөнки дусларыгыз, сыйныфташларыгыз, укытучыларыгыз, мәктәбегез белән саубуллашасыз. А с другой стороны, немного грустно, потому что вы прощаетесь с друзьями, одноклассниками, учителями и школой ...

· Вызов.

11 сыйныф. Икътисад өлкәсендә Татарстанның казанышлары
11 сыйныф. Икътисад өлкәсендә Татарстанның казанышлары

· Диалоглар белән эш

1 нче диалог «Акча кая китә»

Алсу: Сәлам, Ринат! Ничек хәлләр?

Ринат: Ярыйсы, Алсу.

Алсу: Ничек соң? Кичә Гүзәлне кинога чакырдыңмы?

Ринат: Бик теләгән идем, ләкин чакырмадым шул.

Алсу: Ник? Нәрсә булды?

Ринат: Акчам җитмәде.

Алсу: Узган атнада гына хезмәт хакы алган идек бит.

Ринат: Бетте инде. Бурычка алырга теләмим. Кая китә бу акча?

11 сыйныф. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанның казанышлары
11 сыйныф. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанның казанышлары

· Кереш сүз

Укытучы: Балалар, күз алдына китерегез: сезнең бүгенге көндә бик яратып тыңлаган җырыгыз... сезнең яраткан фильм... күңелегезгә кергән китап яки берәр әсәр, шигырь...

Әйтегез әле: шушы сәнгать әсәрләре кешегә ни өчен кирәк? Тормыш кайсы якка үзгәрә? Сәнгать әсәрләре кешегә нинди йогынты ясый? Алар кирәкме? Сезгә күбрәк сәнгатьнең кайсы төре ошый һәм ни өчен?

· Диалоглар белән эш

  • "Театрга бару"

Айсылу: Эх, ардым мин бу укудан. Берәр җиргә барып онытыласым килә минем...

Татарстан Республикасы
Татарстан Республикасы

· Сүзләрне искә төшерү

Дәүләт - государство

тарих - история

сәясәт - политика

сәнәгать - промышленность

мәдәният - культура

икътисад - экономика

җәмгыять - общество

фән - наука

авыл хуҗалыгы - сельское хозяйство

сәнгать - искусство

милләт - национальность

халык - народ

11 сыйныф. Теләк һәм мөмкинлекләр
11 сыйныф. Теләк һәм мөмкинлекләр

Оештыру этабы

Исәнләшү, уңай халәт тудыру.

· Вызов.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: без үткән дәрестә "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дигән идек. Укучылар, әйтегез әле: һөнәрле булу өчен нәрсә кирәк? (теләк кирәк, акча кирәк, спонсор, уку йорты, курслар, түгәрәкләр, иптәшләр һ.б.)

Дөрес әйтәсез, иң беренче чиратта - теләк, һәм шушы теләкне чынга ашыру өчен мөмкинлекләр кирәк. Ә бүгенге көндә мөмкинлекләрнең күп булуын без беләбез.

(1 слайд)

11 сыйныф. Тормыш юлын сайлау
11 сыйныф. Тормыш юлын сайлау

· Вызов.

Оештыру этабы

Исәнләшү, уңай халәт тудыру.

Уку мәсьәләсен кую

· Ассоциация алымын куллану. Бирелгән сүзләр нинди ассоциация тудыра? Югары уку йорты, хыял, фән, киләчәк, мөгаллим, өмет, ышану, тырышу. (1 слайд)

  • Укучылар белән бергә дәреснең темасын ачу.
  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

(2 слайд)

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  • Диалог белән эш. (Аудиоязма 1)

Тема: Гади һәм кушма җөмләләр

Максатлар:

1) коммуникатив максат: укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү, логик фикерләргә өйрәтү һәм уйлау сәләтен арттыру;

2) фәнни максат: укучыларга гади һәм кушма җөмләләр турында төшенчә бирү, укучыларның әлеге тема буенча булган белемнәрен арттыру, ныгыту, системалаштыру;

3) тәрбияви максат: укучыларның бер-берсенә карата хөрмәт уяту, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, әхлакый тәрбия бирү.

Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү.

Дәреслек: Максимов, Н.В. Татар теле.7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Н.В. Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - 159 б. (65-66).

Дәрестән тыш чара "Күрше алмасы"

Тема: Күрше алмасы (гомуммәдәни юнәлеш).

Чара "Шигърият дөньясында" дәрестән тыш эшчәнлек программасының 13 нче дәресе.

Максатлары:

· туган (татар) тел чараларын кулланып, балаларның иҗади (актерлык) сәләтен үстерү;

· үз-үзе, табигать һәм тирә-юньдәге кешеләр белән гармониядә яшәргә сәләтле иҗади яктан актив, ирекле шәхес тәрбияләү;

Ялган һәм хәзерге заман (класс сәгате)

"Ялган һәм хәзерге заман" темасына багышланган класс сәгате.

Максат:

Укучыларга ялганның начар һәм яхшы якларын табарга ярдәм итү.

Тормышта ялганның күпме дәрәҗәдә булуын ачыклау.

Ялганга карата укучыларның мөнәсәбәтләре белән танышу.


Әдәби-музыкаль кичәләр

Казан буйлап сәяхәт
Казан буйлап сәяхәт

Алып баручы: Интернет челтәре дөньяны биләп алды. Без үз тормышыбызны ансыз күз алдына китерә дә алмыйбыз. Әлбәттә, интернетның плюс яклары да, минус яклары да күп. Ләкин бүген сүз аның турында бармаячак. Күз алдына китерегез: җир шарының төрле якларында яшәгән, төрле мөхиттә тәрбияләнгән ике яшь кешенең язмышлары кисеште. Интернет челтәре моңа сәбәпче булды.

«Чыршы бәйрәме»

А.б: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез.

А.б.: Ничек хәлләрегез?

Укучылар: Яхшы. Әйбәт.

А.б.: Сез бу залга нәрсәгә җыелдыгыз?

Укучылар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә.

А.б.: Ә сез Яңа ел бәйрәмен яратасызмы?

Яңа ел
Яңа ел

А.б: Исәнмесез, укучылар! Сез бу залга ни өчен җыелдыгыз?

Укучылар: Яңа ел бәйрәменә.

А.б.: Туктагыз, туктагыз! Бүген ничәнче декабрь соң әле?

Укучылар: ... нче декабрь.

А.б.: Карагыз әле, чыннан да Яңа ел бәйрәме якынлаша икән бит! Яңа ел сезнең өчен нәрсә соң ул?

Укучылар: Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, мандариннар, бүләкләр...

Сценарий новогоднего шоу «Крутой Новый год»

(Звучит музыка. На сцене появляются Ведущие)

1 Ведущий:

Старый год кончается,
Хороший добрый год.
Не будем мы печалиться,
Ведь новый к нам идет...

Театр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә - "Театр яктылыкка, нурга илтә"дигән плакат. Экранда -"Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә" дигән язу.

Талгын гына көй яңгырый. Бер укучы чыгып, Г.Тукайның "Театр" шигырен сөйли.


Кәримова Алинә 
Все права защищены 2021
Создано с помощью Webnode
Создайте свой сайт бесплатно! Этот сайт сделан с помощью «Webnode». Создайте свой собственный сайт бесплатно уже сегодня! Начать