Укучыларымның фәнни эшләре, иҗат җимешләре
 

Василий Богородицкий (тәрҗемә эше)
Василий Богородицкий (тәрҗемә эше)

     В.А. Богородицкий 1857 елның 7 апрелендә Царевококшайск (хәзерге Йошкар-Ола) шәһәрендә туа. 1880 елда магистр дәрәҗәсе белән Казан университетын тәмамлый, доцентка кандидат булып калдырыла һәм шул ук вакытта Татар мәктәбендә укытучы булып эшли. 1883 елда Казан университетының һинд-европа телләренең чагыштырмалы тел белеме кафедрасының доценты булып сайлана.

Галимҗан Ибраһимов "Яшь йөрәкләр"
Галимҗан Ибраһимов "Яшь йөрәкләр"

Г.Ибраһимов эшчәнлеге бар сферада да чагыла. Күренекле язучы - халкыбызның милли аңы, иҗтимагый үсеше, азатлык хәрәкәте тарихында эз калдырган фикер иясе, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе; татар әдәбиятының классигы, әдәбиятта реализм иҗат методына нигез салучыларның берсе, татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән талантлы сүз остасы; тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече, яшь талантларга остаз; публицист һәм журналист; галим-филолог, тарихчы, ориенталист; мәгариф өлкәсендәге гыйльми хезмәтләре белән танылган педагог. 

Илдар Юзеев иҗатында дөнья сурәте

Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямады урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Мәктәптә укыганда ук аның шигырьләре Башкортстандагы барлык газета-журналларда басыла. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954 - 1966 елларда "Пионер" (хәзерге "Ялкын" ) республика балалар журналының ьаваплы секретаре, аннары бер ел "Чаян" журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.  

Роберт Миңнуллин шигырьләрендә хисләр тирәнлеге

Әлеге фәнни эшемне Роберт Миңнуллинның 2019 ел башында, ягъни гыйнвар-март айларында язылган шигырьләренә багышлыйм. Шул яктан минем эшем актуаль. Фәнни эшемнең максаты - күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин шигырьләрендә лирик геройның хисләр төрлелеген һәм тирәнлеген ачыклау. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды...

Лилия Гыйбадуллина иҗатында образлар бирелеше

Безгә Лилия Фәис кызы Гыйбадуллинаны Актаныш районы Әҗмәт авылының табигате 1987 елның 22 мартында бүләк итә. Мәшһүр шагыйребез Гамил ага Афзал туып-үскән Такталачык авылының урта мәктәбендә белем алгач, 2004 елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 2009 елны уку йортын уңышлы тәмамлый. Университетта укыганда ук шигырьләр язып, әдәбиятка килеп керә. Студент елларында университетның "Әллүки" әдәби-иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша.

"Моабит дәфтәрләре"ндә хисләр тирәнлеге
"Моабит дәфтәрләре"ндә хисләр тирәнлеге

Муса Җәлилнең сугыш елларында нинди көчле хисләр белән януын аның шигырьләреннән күрә алабыз, чөнки күп әсәрләренең лирик герое - ул үзе. 1942 нче елның октябрь аенда язылган "Аерылу" шигыренең темасы - дуслардан, якын кешеләрдән аерылу. Мәхәббәт һәм дуслык - лирик герой өчен иң зур байлык. Һәм геройны шушы байлыктан "ачы язмыш җиле" аера. Лирик герой - ялгыз, аның күңеле "үзәк өзгеч авыр" сагыш, хәсрәт белән тулы.

Фәрит Йосыпов эшчәнлеге
Фәрит Йосыпов эшчәнлеге

Фәрит Йосыпов 1939 елның 15 маенда Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авылында туа. Ике бабасы да шул якларның иң алдынгы кешеләре булган, кечкенә малайга бигрәк тә сугышта ятып калган әтисе ягыннан бабасы Камалиның тәэсире зур була. Камали агай бу төбәкнең буыннардан тапшырылып килгән тарихи вакыйгаларны да, гыйбрәтле хәлләрне дә бик еш искә алган, аның янына хәтта тарихчы галимнәр, этнографлар да килгәләгән.  

Фатих Әмирхан хикәяләрендә автор позициясе
Фатих Әмирхан хикәяләрендә автор позициясе

Мин үз эшемдә Фатих Әмирханны хикәя остасы буларак тикшерәм. «Гарәфә кич төшемдә» (1907), «Танымаганлыктан таныштык» (1908), «Бәйрәмнәр» (1908),"Сәмигулла абзый" (1916), «Бер хәрабәдә...» (1912), «Картайдым!» (1909) , «Сүнгәч» (1916), «Кадерле минутлар» (1912), «Беренче ашкыну» (1922), «Яз исереклегендә» (1916), «Ай өстендә Зөһ­рә кыз» (1912), «Сөенбикә»(1912)...  

Фәнис Яруллин иҗаты музыкада
Фәнис Яруллин иҗаты музыкада

Фәнни эшебезнең тикшеренү объекты итеп Фәнис Яруллин шигырьләрен алдык. Фәнни-тикшеренү эше Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, шагыйрь, язучы, драматург Фәнис ...

Нәбирә Гыйматдинованың "Нурулла" бәяны
Нәбирә Гыйматдинованың "Нурулла" бәяны

Хәзерге прозада яратып укылган авторларның берсе - Нәбирә Гыйматдинова. Кешеләр ни өчен аның әсәрләрен яратып укый микән? Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Шулай да, минем уйлавымча, һәр кеше Н.Гыйматдинованың иҗат җимешләрендә үзен борчыган сорауларга җавап табадыр. Чөнки аның иҗаты гади кешенең бүгенге тормышындагы, бүгенге яшәешендәге нәкъ бүген килеп чыккан мәсьәләләрне күтәрә. 

Тәлгат Галиуллинның "Төш" хикәясе
Тәлгат Галиуллинның "Төш" хикәясе

"Төш" 2007 елда язылган. Бу әсәрне эпик төргә кертәбез. Жанры-хикәя.

Чөнки хикәя, эпик төрнең кече күләмлесе буларак, сурәтләү материалы итеп чынбарлыкның төрле характердагы, ләкин шулай да әһәмиятле, гыйбрәтле берәр ноктасын ала; вакыйга-күренешләрне бер үзәк тирәсенә төйнәп, тар һәм кыска ситуация чикләре эченә җыеп тасвирлый һәм шул тар хәрәкәт мәйданында үтә чикләнгән сандагы геройлар характерының аеруча мөһим ягын бер балкыш дәвамында...

XX йөз башында авыл йортлары интерьеры
XX йөз башында авыл йортлары интерьеры

Интерьер ул - функциональ, эстетик һәм семантик яктан төзелгән торак йортның эчке бизәлеше.

Милли мәдәнияттә татар йортларының интерьеры мөстәкыйль феномен һәм күпкырлы күренеш буларак чагылыш таба. Шушы интерьерда кешеләрнең көнкүреш тормышындагы материаль һәм рухи байлыклары ята. Йортларның төрле типтагы планировкасына традицион үзенчәлекләр хас. 

Һибәтулла Салихов. Реферат
Һибәтулла Салихов. Реферат

Һибәтулла Сәедбаттал улы Салихов 1794 елда Оренбург губернасы Түбән Чебенле авылында мулла гаиләсендә туа. Бабасының әтисе Бикмәт Азаматов Чистай өязе Иске Адәм авылыннан Каргалыга (Сәгыйть бистәсенә) күчеп килгән. Шагыйрьнең әтисе Сәедбаттал, Каргалы мәдрәсәсен тәмамлагач, Түбән Чебенле мулласы булып кала. Һибәтулланың яшьлек еллары шунда үтә. Биредә ул ишан Дәүләтша бине Гаделша мәдрәсәсендә укый.  

Рудаки иҗаты. Реферат
Рудаки иҗаты. Реферат

Рудакый - Әбу Абдулла Җәгъфәр ибн Мөхәммәд ибн Хәким ибн Габдрахман ибн Адәм Рудаки Сәмәрканди(860-941)- фарсы яңарыш әдәбиятының нигез ташларын салучы, фарсы шигъриятенең солтаны, күренекле шагыйрь, җырчы һәм музыкант. Шагыйрь 858 елда бүгенге Таҗикстанның Пәнҗеруд төбәгендә (тауда урнашкан авыл) дөньяга килә.

“Кыйссаи Таһир илә  Зөһрә” әсәрендә мәхәббәт һәм шәхес  азатлыгы мәсьәләләре
“Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәрендә мәхәббәт һәм шәхес азатлыгы мәсьәләләре

Әхмәт Мөхәммәтзариф Уразаев-Курмаши Звериноголовск шәһәрендә мулла гаиләсендә туа.Башта Петропавел шәһәрендә мәдрәсәдә укый, аннан Казан губернасына килеп, Кышкар мәдрәсәсендә дә берничә еллар дәресләр тыңлый. Соңрак берникадәр вакытлар бабаларының туган авылы - Казан губернасы Казан өязе Күшәр....

Габделгалләм иҗаты
Габделгалләм иҗаты

Габделгалләм Габделбәдигъ улы (1848-1923) - назымчы, мөгаллим, мулла, шагыйрь. Ул Чистай районы Чиртуш авылында яшәгән һәм шунда ук вафат булган. Казанда Хөсәенев варислары нәшриятында "штатный мөнәҗәтче" булып танылган бу кеше 1908-1916 еллар арасында кырыктан артык китап бастырып чыгара. Күләме ярты, бер табактан узмаган бу китапчыкларны, исемнәренә карап, халык әдәбиятыннан файдаланып язылгандыр дип уйларга мөмкин.

Синтаксик синонимлык мәсьәләсе
Синтаксик синонимлык мәсьәләсе

Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы мәсьәләсе галимнәрне, тел белгечләрен һәрдаим кызыксындырып килгән. Татар тел белемендә синтаксик стилистика өлкәсендә, гомумән, синонимнарны өйрәнү, тикшерү, ачыклау эшендә зур көч куйган галим - Сәгадәт Ибраһимов. Аның хезмәтләрендәге [1; 2] карашлар, билгеләмәләр хәзерге вакытта төп терәк булып торалар. 

Әкиятләр илендә...

Хыял эзе буйлап

Борын-борын заманнарда куе урман арасында бер патшалык булган. Шул патшалыкта гади генә ун яшьлек Закир исемле малай яшәгән. Беркөнне Закирның башына мондый уй килгән:

· Нишләп минем бар дусларымның да хыяллары бар, ә минеке юк. Минем дә үз хыялымны эзләп табасым килә.

Башта малай үзенең хыялын патшалыкта эзләп карарга уйлый. Аның бик тә якын дусы, Кәрим бар.  

Кәримова Алинә 
Все права защищены 2021
Создано с помощью Webnode
Создайте свой сайт бесплатно! Этот сайт сделан с помощью «Webnode». Создайте свой собственный сайт бесплатно уже сегодня! Начать